Көзен республикада Вордскилс дөньякүләм стандартлары буенча эшче һөнәрләр чемпионатының төбәк этабы узачак. Сарман аграр көллиятендә ярышларга бүген үк әзерләнә башладылар. Анда Россия дәрәҗәсендәге җиңү тәмен беләләр инде. 2019 елда көллият укучысы Азат Тимербаев «авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү » компетенциясе буенча илдә иң яхшысы булды. Профессиональ тренировкалар ничек башланды һәм Россиянең төрле төбәкләреннән киләчәк белгечләрне нәрсәгә өйрәтәләр . Бу хакта хәбәрчеләребюез язмасы.
«КамАЗ»белән әнә шулай бик оста идарә итә. Юлдагы киртәләрне дә җилдереп кенә үтә . Дөрес, әлле ул күнекмәләр барышында зур йөк машиналары белән идарә итүне тагын да күбрәк өйрәнә, ләкин анысы бераз соңрак . Әлегә бу Сарман аграр көллиятенең махсус кабинетында тренажер. Биредә виртуаль рәвештә чәчүлек җирләрен дә узарга һәм хәтта үз көчеңне чын МТЗ-82 руле артында сынап карарга мөмкин.
Көллияттә укучыларны шофер итеп әзерләр өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган . Төрле машиналарда шөгыльләләнләр. Хәзер бездә Волдскилс-ягулык белән туклану системасы бар …
Көллияттә генә түгел, бөтен районда да сарманлыларны бөтен Россиягә таныткан Азат Тимербаев белән горурланалар. 2019 елда ул Волдскилста «авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясендә җиңү яулады.
Тик кызганыч Дөнья чемпионатында әлегә бу позиция юк, анда да җиңгән булыр иде. Башка укучыларда аннан үрнәк ала . Газинур Гайнетдинов узган елгы Волдскилсның төбәк призеры. Ә шушы көннәрдә «Киләчәк механизаторы»республика конкурсында җиңде.
Мин вордскилс России бәйгесендә өчненче урын алдым. Бер ай хәзерләндем, тырышуым бушка булмаган. Без тракторларны төзәттек, эксковаторда эшләдек. Шушы көннәрдә генә “Киләчәк механизаторы” бәйгәсендә I урын алдым. Камазда, тракторда, комбайнда йөрдек. Мин әле беренче курста гына укыйм. Мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итәсем килә. Әлеге көллият киләчәккә зур мөмкинчелекләр бирә, яңа ачышларага юл сала. Тырышып җиңүләр яулап, урыннар алсак, максатларыбызга һичшиксез ирешербез.
Бу диварларда инде берничә дистә еллар профессиональ техник-механиклар, технологлар, зоотехниклар, тракторчы-машинистлар, пешекче-кондитерлар әзерләнә.
Алар һөнәрнең нигезен белергә тиеш. Төгәл үлчәү, сызу эшләре, барысы да мөһим.
Биредә яшьтән үк үз сәламәтлегеңне ныгыту, команда беренчелекләрендә көч сынашу һәм спорт белән ныклап шөгыльләнү мөмкинлеге бар. Шулай ук иҗаттата сынатмый көллият студентлары.
Призлар һәм медальләр,барысы да тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
Без теләге булган һәрбер баланы кабул итәбез. Бездә Зәй, Азнакай, Әлмәт, Пенза, Яр Чаллы, Төмәннән укучыларыбыз бар. Россиянең барлык төбәкләреннән киләләр.
2015 елдан-әлеге көллият авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге. Биредә бюджет нигезендә 490 студент укый. Моннан тыш, машина йөртүче, тракторчы, эретеп ябыштыручы яки электр белгече булырга теләгән һәр кеше кыска вакытлы укуны уза ала. Шушы көннәрдә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен биредә имтиханнар тәмамланды, параллель рәвештә сабан чәчүе дә төгәлләнде. Булачак аграрийлар игенчелек нигезләрен дә ныгытып өйрәнә.
Яңгырлар, мул уңыш булуына без бик ышанабыз. Безнең бу кырлар уңыш үстерү өчен генә түгел, ә укучыларга тәҗрибә туплау урыны да. Без монда чын игенчеләрне тәрбиялибез.
Сарман студентлары Волдскилс илкүләм чемпионатка әзерләнә. Тиздән кечкенә генә район үзәгендә дөньякүләм стандартларына туры китерерлек итеп көллиятнең тулай торагын капиталь ремонтларга җыеналар .
Президент Карары белән моның өчен 70 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Дмитрий Второв, Ленар Хабибуллин, Ильдар Сафиуллин, Сарман районы.