Саба районының Олы Кибәче авылында туып үскән күренекле журналист Люция Шәрәфиеваның өр-яңа китабы дөнья күрде. Хәтер китабын тәкъдир итү чарасыннан хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.
Каләмең тарихка манылып языла икән анда хикмәт булмый калмый. Люция Шәрәфиеваны да авылдашларының ачы язмышы борчый. Аларның сугышка китеп кадерсез, каберсез булуылары кулга калдәм алырга мәҗбүр итә.
“Олы Кибәче авылының хәтер китабы”на кереш сүз язган язучы Шаһинур Мостафин авторның бер хәреф аркасында гына да хәбәрсез югалганнар исемлегенә кергән ун авылдашын табып, билгесезлектән кайтарганын искәртә. Ә кичәгә кайтучылар аны энә белән кое казуга тиңләде.
Китапны тәкъдир итү чарасына бөтен авыл җыелды. Анда зур түрәләр катнашынлдагы рәсмилек тә ясалмалык та юк. Әнә шушы ак яулыгын сузып бәйләгән әбиләр түрә монда. Алар бар да таныш, якын, үзеңнеке.
1 октябрьдә 80 яшь тутыручы Әлфинур апа 13 яшенән җигелеп тормыш нужасын тарткан. Заманасы шундый иде ди. Ул чорларны яшь буынга шушындый китаплар һәм музейлар гына күзалларга мөмкинлек бирә.
Рафаэль абый кызының врач булуын теләгән. Врач та була алыр иде, чөнки укуы бик әйбәт дип искә алды химия биология укытучысы Мөнәвәрә апа.
Туганнары, дуслары сыйныфташларыннан тыш китап тәкъдим итү шатлыгын уртакашырга Дәү әни, Әлфинур Хисамиева кайткан иде. Алар озак еллар радиода бергә эшли.
Люция Шәрәфиеваның “Эчәр суым синдә, Кибәчем” дип аталган беренче китабына зур бәя биргән иде тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков. Монысы да бик саллы 418 битле. Бер мизгелдә мин аларны күз алдына китерәм. Никадәр зур булыр иде мине авылым никадәр көчле булыр иде минем нәселем. Нык тамырына сугыш балта чапмаган булса дип күңеле аша кичереп яза автор .
Авылда хәзер 300ләп кеше яши. Алар арасында сугыш чоры балалары да бар. Киләсе китабын Люция Шәрәфиева нәкъ менә аларга багышларга җыена. Ә салкын сулы Зөлхиҗҗә чишмәсе, авыл табигате һичшикчез илһам бирер.
Мөршидә Җиһан Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары.