1-18 июньдә «Идел» яшьләр үзәгендә Россия төбәкләреннән килгән татар балалары өчен «Милләтебез хәзинәләре» профильле сменасы уза. Бу хакта Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сменаны «Идел» яшьләр үзәге, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы оештыра.
«Милләтебез хәзинәләре» җәйге лагеренең профильле сменасы 2000 елдан уздырыла. Быел сменада Россиянең 18 төбәгеннән килгән 10-17 яшьлек балалар катнаша.