«Спутник V» вакцинасының бәясе, китерүне дә исәпкә алып, 900 сум чамасы тәшкил итә, россиялеләр өчен аны дәүләт сатып ала.
Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Коронавирус инфекциясе таралу аркасында өстәмә чыгымнар барлыкка килде. Бу, беренче чиратта, вакцинация — «Спутник V» препаратының бәясе, китерүне дә исәпкә алып, 900 сум чамасы тәшкил итә, әлеге чыгымнарның барысын да дәүләт күтәрә», — диде Мурашко.