Татарстанда ел саен Александр Пушкинның туган көне билгеләп үтелә. Гадәттәгечә шагырь һәйкәле янында Шигърият бәйрәме уза.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды. Рус теле көне буларак та билгеләп үтелгән шагыйрь һәм шигырь бәйрәмендә мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, укучылар һәм Пушкинның күп кырлы иҗади мирасын яратучылар катнашты.