Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, күренекле шагыйрә Лена Шагыйрьҗанга исән булса 4 июньдә 75 яшь тулган булыр иде.
Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе Ркаил Зәйдулла һәм бер төркем язучылардан, шагыйрьләрдән торган төркем Лена Шагыйрьҗанның каберен зиярәт кылды. Фәлсәфи, тирән мәгънәле шигырьләре белән халыкны гаҗәпләндерә, үзенә тарта белгән шагыйрә Әтнә районынынң Күлле Киме авылында туган. Лена Шагыйрьҗанга багышланган истәлекләре белән авылдашлары да, кайткан кунаклар да уртаклашты.