Чаллыда кече шәһәрләр театрлар фестивале тәмамланып килә, ә Казанда бүген төрки халыкларның «Нәүрүз» театр фестивале башлана.
Унбишенче тапкыр үткәрелгән “Нәүрүз” фестивале Себердә иҗат итүче төрки театрларга багышланган. Театр тәнкыйтьчесе Олег Лоевский фикеренчә төрки театрларның төп миссиясе – тел һәм мәдәниятне саклау. Оештыручылар репертуар сайлаганда Татартанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы игълан ителүен дә искәрткән. Төрки халык театрларын берләштерә торган бу мәдәни чара 13 июньгә кадәр дәвам итә.
Яңалыклар чыгарылышы аша фестиваль көндәлеге белән таныштырып барырбыз. Шулай ук фестивальдә катнашучы театр әһелләрен Хәерле көн Татарстан струдиясенә дә чакырдык. Атна дәвамында коллегаларым төрле театрлардан килгән артистлар , режиссерлар белән әңгәмә тәкъдим итә. Ә хәзер премьера хакында .
Тарихи Хуҗа Насретдин әсәре күп кенә сәхнәләрдә уйналынган, ләкин курчак театры башкаруында әле беренче тапкыр. Пьесаның авторлары Илгиз Зәйниев һәм Тимур Бикмамбетов.