Июльдә тәмамлана торган ташламалы ипотека программасы бер елга озайнайтыла. Бу хакта Петербург халыкара икътисади форумының пленар сессиясендә Россия Президенты Владимир Путин белдерде.
Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, бу чара Россия гаиләләренә сизелерлек ярдәм күрсәткән, шулай ук коронавирус пандемиясе шартларында илнең төзелеш тармагына этәргеч тә.
Программа шартларына үзгәрешләр кертеләчәк. Ташламалы ипотека ставкасын 7 процент дәрәҗәсендә теркәячәкләр, ә кредитның иң зур суммасы барлык төбәкләр өчен 3 млн сум.