Казан шәһәренең Кабан күле буенда «Сөембикә» журналының «Азат хатын» дип исемләнгән күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә төрле елларда дөнья күргән журнал тышлыклары тәкъдим ителде. Тулырак Фәннур Хәсәнов видеоязмасында.
Күргәзмәдә төрле елларда дөнья күргән журнал тышлыклары тәкъдим ителә. «Сөембикә»нең һәр тышлыгы — үзе бер тарих. “Азат хатын” тарихы. Аларның һәрберсе илебез үткән эпоханы чагылдыра: революция, НЭП, илне индустрияләштерү, сугыш еллары, сугыштан соңгы күтәрелеш чоры, тыныч тормыш. Күргәзмә журнал тышлыгы кичергән үзгәрешләрне дә күрсәтә — иллюстрацияләрне фотосурәт алыштыра, таныш булмаган хатын-кыз портреты урынына чын героиня килә. Бүген исә «Сөембикә» тышлыкларын авыл хезмәтчәннәре, уңышлы җитәкчеләр, иҗади интеллигенция вәкилләре, эшмәкәр, табиб һәм укытучы һәм башка бик күп төрле профессия вәкилләре бизи. Әмма, бер нәрсә үзгәрми- элек тә, хәзер дә беренче чиратта аларның һәрберсе — хатын-кыз!
«Сөембикә» журналын Татарстанда гына түгел, Россиянең бөтен төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә дә алдыралар һәм укыйлар. Чит җирләрдә гомер иткән милләттәшләребезне ул туган як, рухи Ватаннары белән бәйләп тора,-дисәк тә бер дә ялгышмабыз.
Фәннур Хәсәнов, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.