Бүген Kazan Digital Week-2021 халыкара форумын оештыручылар онлайн вебинар үткәрә.
Аның максаты-катнашучыларны акыллы транспорт системаларының үсеше, төрле карарларны икътисадның дәүләт һәм хосусый секторларында гамәлгә кертү тәҗрибәсе белән таныштыру. Трансляция — Казан диджитал уик ютуб-каналында иртәнге 10 да башлана.