Данлыклы Галиаскар Камал театрының Зур сәхнәсендә Данияр Соколов җитәкчелегендәге яңартылган оркестрының беренче концерты булды. Концерт программасында Татарстанның яшь композиторлары Эльмир Низамов, Ильяс Камал, Ләйсән Абдуллина, Илсур Вельгас, Елена Шипова әсәрләре яңгырады. Әлеге тамашаны коллегабыз Фәннур Хәсәнов та тыңлап каитты.
Музыка башлана. Татар халкы җыр-моң ярата, шуңа күрә безнең сәхнәләребездә музыкаль спектакльләр дә байтак. Мәшһүр композиторыбыз Салих Сәйдәшев 1922 елда театрда оркестр оештыра һәм үзе дә шунда эшли, иҗат итә.
Әлбәттә, Таркалган оркестр 1969 елда кабат төргезелә һәм бер туктаусыз 50 елдан артык вакыт эшли дә эшли. Әйтергә кирәк, үзенең ярты гасырлык гомернен шушы оркестрга багышлаган күренекле музыкант, оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирежеры булып эшләгән — композитор, Татарстанның халык артисты Фуат Әбүбәкеров, беренче тапкыр бүген залда, тамашачы булып утыра. Алмашка яшьләр килә. Шулай итеп Галиаскар Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирежеры булып музыкант, халыкара конкурслар лауреаты, дирежер Данияр Соколовны каршылыйбыз. Уникаль күренеш, Яңартылган, зурайтылган оркестр эшен башлый. Маэстрога озын юл, иҗади уңышлар телик.
Фәннур Хәсәнов, Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары.