Җәйнең беренче атнасында балалар өчен күңелле чаралар дәвам итә. 6 июнь кичке сәгать биштә Казан шәһәре “Ак чәчкәләр” бульварында «Салаватик» проектының тәүге концерты көтелә.
Бәйрәм чарасында кызыклы остаханәләр, бәйгеләр үткәреләчәк. Һәр нәни тамашачы Салаватик төркеменә кушылып бии дә, җырлый да алачак. Иң оста балаларга бүләкләр тапшырылачак. Искәртеп әйтәбез, Салаватик – ул популяр җырлы-биюле проект. Аның максаты — татар телендәге моңлы һәм шаян җырлар аша үсеп килүче буынны тәрбияләү.