Хәзер республика җитәкчелеге алдында төп бурыч — коронавирустан вакцина ясатырга теләгән кешеләр өчен уңайлы логистика оештыру. Бу хакта брифингта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте. Дәүләт һәм республика өчен төп бурыч — кешенең коронавирустан вакцина ясату өчен теләсә кайсы җирдә һәм теләсә кайсы вакытта мөмкинлеге булырлык итеп шартлар тудыру.
Вакцина кайтарылу белән Татарстанда вакцинация пунктлары саны артачак. Шулай ук гражданнарга үз вакытында мәгълүмат җиткерү өчен Дәүләт хезмәтләре порталында да барлык мәгълүмат бирелгән.