Бәла-каза һич көтмәгәндә килеп чыга һәм аяктан ега. “Ике көн эчендә аякка бастырырга”-Татарстанда бот сөяге сынган пациентларга медицина ярдәме күрсәтүнең яңа схемасын эшләделәр. Алтмыш яшьтән өлкән кешеләр травмаларны ешрак ала һәм урын өстендә ята. Яңача дәвалау ысулларын безнең хәбәрчеләр дә күреп кайтты.
86 яшендә булуга карамастан Рәйхана Мөхәммәтҗанова урындыкка сикереп тә менә ала. Ә бер атна элек кенә ул үзен гомерлеккә инвалид калам дип уйлаган иде. Күптән түгел ул егылып, бот сөяген сындырган, инвалид булу куркынычы бар иде. Әле ярый балалары вакытында хастаханәгә озаткан. Рәйханә апа операциядән соң бишенче көнгә аякка баса һәм йөреп китә.
Сәламәтлек саклау министрлыгының баш травматологы Владимир Беляков өлкәннәрнең иң еш имгәнә торган урыннарын искәртте. Еш кына имгәнүләр өйдә аз гына биеклектән егылып, яки яткан урында а җайсыз әйләнүдән дә булырга мөмкин. Иң мөһиме вакытны сузмыйча, табибка мөрҗәгать итергә кирәк. Юкса, гарип калуың бар.
СХН: Владимир Беляков, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш травматологы
Әгәр берни дә эшләмәсәң, бу пациент кеше кулына, ярдәмгә мохтаҗ булып кала иде.
Хәзер Татарстанда 60 яшьтән өлкәнрәкләрне биш хастаханә кабул итә. Шуларның өчесе Казанда, берсе Яр Чаллыда һәм Әлмәттә. Һәрберсендә тәҗрибәле белгечләр эшли.Табиблар өчен иң мөһим шарт — авыруның беренче адымнарын икенче көнгә үк ясавы. .
Бүгенге көндә уртача гомер озынлыгы арта, мондый травмалар да арта.
Куркырга кирәкми хәзер безнең медицина могҗизалар тудыра.
Рәйханә Мөхәммәтҗанова бүген соңгы рентгент ясады. Барысы да әйбәт. Хәзер туган авылына кайтып, табиблар аны ничек аякка бастыруын горурланып сөйлисе калды.
Ләлә Зәйнуллина, Алмаз Хәкимов, Ренат Сәхибгәрәев. Татарстан яңалыклары.