Бүген Чаллыда Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин катнашында зур киңәшмә уза.
Мәскәү кунагы автомобиль ясау тармагындагы яңа юнәлешләр турында фикер алышуда һәм Кытай компаниясе белән хезмәттәшлектә төзеләчәк “Акыллы завод”ның беренче ташын салуда катнаша.