Казанда «Дети рисуют страну» дип аталган рәсем бәйгесенә йомгак ясалды. Аны без , ягъни Татарстан дәүләт терелерадиокомпаниясе 15 елдан бирле үткәреп киләбез. Бәйгедә барлыгы 10 меңнән артык укучы катнашты. Яшь рәссамнар нинди темаларга өстенлек бирә? Бәя бирүче экспертлар балалр иҗатын ничек бәяли ? Киләсе язмабыз әлеге сорауларга ачыклык кертер.
Рәсем ясар өчен “Имин юллар”, фән һәм технологияләр елы, туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы, шулай ук «табибларга рәхмәт» темалары тәкъдим ителде. Балалар аеруча медицина хезмәткәрләренә рәхмәт әйтүне өстен күргән.
Бүгенге көндә табиблар , гомумән медицина хезәткәрләре хезмәтенә ихтяҗ зур. Балалар да моны аңлый, без дә әлеге рәхмәтле балаларны билгеләп үттек.
Һәр юнәлешнең үз эксперты. Мәсәлән, юл хәрәкәте иминлеге вәкилләрен “Имин юллар”, темасы җәлеп итте. Алар өчен юл аркылы чыгу урынын яки куркынычсызлык каешын дөрес һәм төгәл итеп ясау кебек мәгънәви төшенчәләр мөһим. Ә профессиональ жюри рәсемне бала үзе ясаганмы әллә өлкәннәр ярдәм иткәнме икәнен бер күрүдә ачыклый.
Балаларның рәсем ясауга үз карашы. Аларны күзаллавы да башка, пумала белән буяулары да зурларныкыннан аерыла.
Бәйгенең йомгаклау этабына 300 дән артык рәсем сайлап алынган. Аларның һәрберсе шәһәр һәм район этапларында җиңүче.
Мин рәсемнәрне күргәч хәйран калдым. Балалар тормышны шулкадәр тоемлый. Искиткеч. Дүрт төрле темага да бик эчтәлекле рәсемнәр ясалаган .
«Дети рисуют страну» бәйгесе «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе, «Бердәм Россия» нең төбәк бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт инспекциясе , мәгариф һәм фән Министрлыгының уртак проекты.
Җиңүчеләргә бүләкләр Россия көненә багышланган тантаналы чарада тапшырыла.
Дмитрий Второв, Сергей Павлухин « Татарстан яңалыклары»