5 нче июньдә Изге Болгар җыены үткәрелә. Борынгы Болгар җирендә исламның рәсми төстә кабул ителүе истәлегенә әлеге чара инде 20 елдан артык үткәрелә. Бу хакта тулырак мәгълүматны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.
Журналистлар сорауларына Мөфтиятнең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин җавап бирде.
Быел Изге Болгар җыенында “Милли тормыш һәм дин” XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары да катнаша.
Мөфтиятнең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов Изге Болгар җыенының көн тәртибе белән таныштырды.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары.