Татарстанның истәлекле урыннарына сәяхәт маршрутлары арта. Шушы көннәрдә Министрлар Кабинетында тагын 10 төрле маршрут тәкъдим ителде. Мәгълүм булганча республикада сәфәргә йөрүергә яратучыларга “Мең дә бер рәхәт” программасы тәкъдим ителә. 40тан артык туроператор Татарстан буенча сәяхәт итү мөмкинлеген бирә. Туристик кэшбэк программасыннан да файдаланырга мөмкин. Республикада һәм гомумән россиякүләмендә сәяхәт итү өчен барлык шартлар да тудырылган дип искәртелде туризм буенча дәүләт комитетында.
Шулай ук, Татарстанның туристик юнәлешләрен арттыру буенча конкурска старт бирелде. Анда катнашучылар туристик маршрутка кертерлек истәлекле урыннарны ведеога төшереп #покажиРоссию #vizitTatsrstan хештеглары белән социлаль челтәрләргә урнаштырырга тиеш.