Балачак җыры — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы

Балачак җыры

02.06.2021
Балачак җыры

Алып баручыга- «ШАЯН ТВ» каналы балаларны кечкенәдән татарча уйларга, сөйләшергә өйрәтә, татар мәдәниятен саклау һәм үстерүгә зур өлеш кертә. Бу уңайдан Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы оештырган «Балачак җыры» бәйгесе аерым игътибарга лаек. Аның максаты татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту, балалар репертуарын татар җырлары белән баетудан гыйбарәт. “Балачак җыры” 2021 бәйрәмен безнең хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов тә күреп кайтты.
Бәйрәм урамнан ук башланды. Кунакларны “Шаян ТВ” үзенең ишек алдында “Балалар Сабантуе” күренешләре белән каршы алды. Уйнадылар, көлделәр, җырладылар, биеделәр, дигәндәй, кашыкка йомырка куеп та чаптылар, күз бәйләп үзеңә бүләк кисеп алу да, көрәш мәйданчыгында да көч сынашулар –барысы да шатлык билгесе. Ишекалды мәйданчыгы гөр килде. Киләчәктә әлеге балаларны халкыбыз горурлыгы булган зур Сабантуй мәйданнарында күрергә насыйп булсын.
Быел «Балачак җыры 2021 » бәйгесенә 110 җыр килде. Бу узган елгыдан ике тапкырга күбрәк! Иң яшь катнашучыга 23 яшь булса, иң өлкәненә 90 яшь! Профессиональ композиторлар, танылган шагыйрьләр белән беррәттән бәйгедә үзешчәннәр дә катнашты. Арада төрле һөнәр ияләре бар. Табиблар, укытучылар, фән эшлеклеләре, тәрбиячеләр һәм башкалар. Катнашучыларның географиясе дә киң. Үз иҗат җимешләрен Татарстан гына түгел, Мәскәү, Чиләбе өлкәсе, Башкортстан, Удмуртия, Чувашиядә яшәүче милләттәшләребез дә җибәрде.

Әйтеп үтү урынлы булыр, узган ел «ШАЯН ТВ» телеканалы үткәргән бәйгедә 5 җыр җиңүче дип табылды. Аларның барысына да заманча аранжировка ясалды, сыйфатлы видеоклиплар төшерелде. Җырларны “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры, Малайлар капелласы хоры белән берлектә «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре башкарды. Җырларның тексты һәм ноталары «Көмеш кыңгырау» газетасы, «Сабантуй» журналында урын алды. Бүгенге көндә әлеге җырларны балалар да яратып башкара! «Сәйлән» фестивале моңа ачык дәлил. Барлык җырлар республикабызның музыка мәктәпләренә дә таратылды.
Жюри ике составта эшләде. Беренче төркемдә профессионаллар, ягъни әдәбият, сәнгать, музыка, педагогика өлкәсендә югары дәрәҗәләргә ирешкән шәхесләр булса, икенче төркемдә – балалар: музыкаль бәйгеләр лауреатлары, ШАЯН ТВ каналы алып баручылары, блогерлар. Икенче турга Жюри иләгеннән 20 җыр үтте. Бу этапта иң лаеклыларны сайлауга тамашачылар да җәлеп ителде. Үзләре ошаткан җырлар өчен сайтта тавыш бирделәр. Интернет аша тавыш бирү юлы белән, 10 җыр 3 нче турга узды. Җырның канаты бар дип юкка гына әйтмиләр! Балачак җыры һәр күңелдә яңгырасын!!!
Фәннур Хәсәнов, Таһир Хәсәнов, Наилә Нәҗипова Татарстан яңалыклары.

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Уйнарга да вакыт табабыз

Уйнарга да вакыт табабыз

«Их, әнием, әнием…»

"Их, әнием, әнием..."

Коронавирус белән авыручылар утыз кешегә арткан

Коронавирус белән авыручылар утыз кешегә арткан

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+