Татарстан Дәүләт Советы депутатлары «Корал турында» Федераль законның 13 маддәсенә үзгәреш кертү хакында» федераль закон проектын эшләде.
Инициатива авторлары корал сатып алу хокукы хәрби хезмәт узган, шулай ук дәүләт хәрби оешмаларында хезмәт итүче һәм хәрби исемнәргә ия булган 21 яшьтән өлкән булган кешеләргә рөхсәт ителергә тиеш дип исәпли. Депутатлар озын көпшәле ярымавтоматик коралны профессиональ аучылар яки югары класслы спортчылар арсеналында гына калдырырга ниятли.