Россия Covid-19 белән бәйле катлаулы вазгыятьтән әкренләп чыгып килә, әмма эпидемиологик куркыныч әле саклана.
Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин «Ата-ана даны» орденнары белән бүләкләнгән күп балалы гаиләләр белән очрашуда әйтте.
«Кызганыч, эпидемия белән бәйле куркыныч әле саклана, — дип сөйләде дәүләт башлыгы. — Без бу вазгыятьтән әкренләп чыгып киләбез, ләкин шулай да моңа бәйле куркыныч шактый әле».
Ул югары дәүләт бүләгенә лаек булган кешеләр белән видеоконференция режимында гына аралашырга туры килүен әтте.
ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, Президент Россия халкына үз-үзләрен, балаларын һәм якыннарын сакларга кирәклеге турында искәртте