Бүген Пушкинфест дип аталган әдәби –мәдәни чара башлана. Интерактив тамаша бер атнага исәпләнгән. Бу хакта «Татмедиа» матбугат очрашуында хәбәр ителде.
Фестиваль программасы бай. Катнашучыларга остаханәләр , уеннар, классик музыка концерты тәкъдим ителә. Төп кунак буларак, филология фәннәре докторы, Александр Ужанков килә. Ул ачык лекция уздыра. Шулай ук мәдәни чарага «Живаго» төркеме дә чакырылган дип белдерде оештыручылар.