Соңгы айларда Татарстан халкы электр самокатлары катнашында төрле гадәттән тыш хәлләр турында кайнар фикер алыша.
Әлеге вәзгыять хакында Казан мэриясендә дә фикер алыштылар. Илсур Метшин билгеләп үтүенчә, самокат белән мәсьәләләрне хәл итү өчен, түгәрәк өстәл артына җыелырга кирәк. Көн саен халык контроле аша транспортның бу төренә карата бик күп шикаять килә.