Бүген Казанда хатын-кызлар өчен гимназия ачылуга 120 ел тулды. Шунысы да мөһим, хатын-кызлар өчен махсус ачылган әлеге белем йорты сан ягыннан өченчесе була. Аны булдыруда-армый-талмый әйдәп йөрүчеләр — данлыклы Иж Бубый гаиләсе.
Безнең халык элек-электән белемгә, мәгърифәткә омтылган. Күпсанлы мәчетләр каршында мәдрәсәләр, мәктәпләр эшләгән. Шундый тирән тарихлы мәдрәсәләрнең берсе 6 сыйныфлы хатын-кызлар гимназиясе.
Иж-Бубый мәдрәсәсе турында 12 нче гимназия укучылары бик яхшы белә. Чөнки үзләре дә Фатыйха Аитова исемендәге кызлар гимназиясендә укый. Ә бүген 120 еллык тарихын искә алган мәктәпкә атаклы Бубыйлар нәселе нигез сала. Нәкъ менә Габдулла Бубыйның башта кызларны укытабыз, гаиләдә беренче укытучы әни булыр дигән сүзләре әле дә актуаль калып безнең көннәргә кадәр килеп ирешкән. Иж-бубый мәдрәсәсендә 30 төрле дәрес укытылган. Шулар арасында бухгалтерлык эше, немец һәм француз телләре дә бар. Монда атнасына 12 сәгать рус теле булса, 2 сәгать татар теле кергән. Шулай ук коръәнгә аңлатма бирелгән, дин законнары һәм кагыйдәләре өйрәтелгән. Мәктәп мөдире Мөхлисә Бубый була.
Тарих буйлап халкым шулай килгән, Шуны раслап музей төзелгән
Иж – Бубыйлар нәселенә багышлап 12нче кызлар гимназиясендә музей да эшләп килә. Шәкертләрне мулла яки аның ярдәмчесе өйрәткән, ә инде кызларга белемне мулланың хатыны абыстай укыткан.
Алия Галиуллина, Тахир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.