Бүген Балаларны яклау көнендә башкалабыз Казанда нинди күңел-ачу чаралары әзерләнгән? Хәбәрчебез танышты.
Бүгенге бәйрәм чараларының иң төп мәйданы — Казан кремле музей-тыюлыгы. Бәйрәм сәгать 10да башлана. Биредә “Без Кремльне яратабыз” балалар фестивале узачак.
Монда әкият геройлары белән кызыклы уеннар, әдәби ишегалдында шигырь укулар, Әлбәттә фән лабораториясеннән фәнни шоулар була дип көтелә. Шулай ук Әкият курчак театры Мактанчык әтәч спектаклен күрсәтә, ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен тикшерәчәк.
Татмедиа бинасы каршындагы мәйданчыкта көндезге сәгать икедән күңел ачу программасы башлана. Салават күпере, Сабантуй, ялкын журналлары кызыклы мастер-классларда катнашырга чакыра.
Ютубта 20 меңнән артык каралу җыйган Салаватик проекты шәп флешмоб оештыра. Сәхнәдә Йолдызлык фестивале җиңүчеләре чыгыш ясаячак.
11 сәгатьтә Игенчеләр сарае бинасы каршындагы мәйданчыкта Сәламәт шәһәрләр. Балаларга дөрес туклану халыкара форумы кысаларында зур бәйрәм үткәрелә. Биредә танылган иҗади коллективларның чыгышы, рәсем күргәзмәсе, ризыклар дегустациясе узачак.
11 сәгатьтә Кәрим Тинчурин паркында тинчурин театры артистлары катнашында балачак бәйрәме узачак.
аниматорлар, мастер-класслар, өстәл уеннары, сабын куыклары һәм тәм-томнар — Кремль яр буенда. Тамаша сәгать 4 тә башлана. Казанлылар самими балачак бәйрәмен паркларда, скверларда, музейларда бәйрәм итә ала.