Казанда реконструкциядән соң иң борынгы дини уку йортларның берсе-Мөхәммәдия мәдрәсәсе ачылды.
Бик күп татар зыялылары тәрбияләп чыгырган ислам уку йортын бер ел эчендә яңарттылар. Әгәр элек бу бер катлы бина административ корпустан гыйбарәт булса, хәзер ул өч катлы уку комплексы. Эчендә-җиде уку сыйныфы, гыйбадәт залы, лингафон кабинетлары бар. Биредә белем алу 1200 шәкерт кә исәпләнгән.