Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән сәләтле балалар һәм инвалидларның Бөтенроссия иҗат конкурсы тәмамланды. Йомгаклау туры Казан дәүләт мәдәният институтында узды.
“Мин булдырам! Иҗатта чикләр юк!” исемле конкурста илнең төрле төбәкләреннән 5-11 сыйныф укучылары катнашты. Алар 7 төрле номинациядә иҗади сәләтләрен күрсәтте. Балаларның эшләрен институт укытучылары, сәнгать осталары бәяләде. Конкурс Татарстан Президентының ярдәме белән оештырылды һәм үткәрелде. Иң яхшы дип табылган хезмәт авторларына Россия югары уку йортларына кергәндә өстенлекләр бирелә, өстәмә баллар куела. Бу фестиваль мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында яңа талантларны ачыклады.