Сенатор Алексей Пушков Джо Байденның Владимир Путин белән булачак очрашу турындагы сүзләрен шәрехләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте. Пушков билгеләп үткәнчә, Женевада җиңел диалог булмаячак.
Исегезгә төшерәбез, ике ил лидерлары очрашуы 16 июньдә Швейцариянең Женева шәһәрендә узачак. Путин һәм Байден стратегик тотрыклылык, пандемиягә каршы көрәш, халыкара көн тәртибе һәм төбәк конфликтлары мәсьәләләре буенча фикер алышыр дип көтелә.