Татарстанда 380 меңгә якын сайлаучы тавыш биргән. 100 199 кеше онлайн, 278 мең кеше участокка килеп сайлаган» Сайлаучылар федераль һәм бер мандатлы округлар буенча кандидатлар сайлады.
Тавыш бирүдә катнашырга 96 кандидат теркәлгән, шул исәптән волонтерлар, студентлар, дәүләт хезмәткәрләре, укытучылар һәм эшмәкәрләр дә бар иде. Праймериз нәтиҗәләре буенча көзен узачак Дәүләт Думасына сайлауларга кандидатлар исемлеге төзелә.