Кешеләр сәламәтлеге һәм табигать өчен зыянлы балтырган үсемлеге елдан-ел киң тарала. Хәзер ул республканың 29 районында теркәлгән, 1200 гекатрга җәелгән. Балтырган кара китапка да кертелгән. Аны бетерү буенча Бөтенроссия акцияләре дә оештырыла. Өмәләрдә теләгән һәркем катнаша ала.
ВМЗ Васильева, Каюмов
Балтырганга тию зыянлы, хәтта бер тамчы агулы сыекчасы да тәндә үлекле җәрәхәтләр барлыкка китерә, ә күзләргә эләксә, кеше сукыраерга мөмкин. Бу үсемлеккә ялан кул белән тотынырга ярамый.
Бала-чага уйнаганда балтырган яфрагын өзеп кулына алса, аннан агылу сыеклык бүленеп чыга. Бу сыеклык тәннең ультра шәмәхә нурлардан саклаучы катламына үтеп керә,тире пешеп сулана, үлекле ялкынсу барлыкка килә. Җәрәхәт тәнгә тарала.
Балтырган кечкенә генә тамырдан үсеп, өч-дүрт ел эчендә 4 метр биеклеккә кадәр җитәргә мөмкин. Аның 50 меңнән артык орлыгы таралып, 7 елдан соң да кабат үсеп чыгу куркынычы зур.
Балтырган азау ярган үсемлек. Кешеләр сәламәтлегенә куркынычлы булуы өстенә, туфракның уңдырышлы катламын да зарарлый. Үсемлекләрнең кара китабына кертелгән. Тамыры-төбе белән йолкып казып алырга кирәк. Тик тамыры калын, көрәк белән генә казып чыгаруы авыр. Экология активистлары балтырганны казу өчен махсус җайланма ясаганнар.
Бу җайланма бик көчле, нык материалдан эшләнгән, тик кайчакта ул да балтырган тамырын йолкып чыгара алмый.
Ел саен балтырган үсемлеге яңа территорияләргә тарала бара. Хәзер ул мең гектардан артык мәйданда үсә.
2018 ел белән чагыштырганда, балтырган үскән мәйдан 2 тапкырга арткан. 20 елда ул 1200 гектарга җиткән. Республиканың 29 муниципаль районында теркәлгән.
Балтырганны бетерү буенча ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия акциясенә кушылып, Татарстанда да берничә өмә узды. Өмәләрдә һәркем катнаша ала.
Валентина Васильева, Айрат Каюмов, Татарстан яңалыклары.