Татарстанда «Укы, ил!» исемле акция бара.
Активистлар республиканың социаль учреждениеләре өчен китаплар җыя. Әлеге чара 25 майга кадәр үткәрелде. Хәзер басмаларны хастаханәләргә, инвалидлар, өлкәннәр йортларына тарата башладылар. Җыелган китапларның күп өлеше Республика клиник хастаханәсенең китапханә фондына тапшырылды. Табиблар яхшы китаплар кәефне күтәрә, димәк, пациентларны тизрәк терелтә, дип саный.