Казанда Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәлен, реставрациядән соң, ачу тантанасы булды.
Республика җитәкчелегенең төбәктәге тарихи мираска зур игътибар бирүен билгеләп үттеләр. Монумент федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты дип танылды. 1954 нче елда урнаштырылган бу һәйкәл 66 ел дәвамында беренче тапкыр төзекләндерелде. Реставрацияләүгә узган елның октябрендә башлаганнар иде, ул апрельдә тәмамланды. Монументта 830га якын деталь бар, һәрберсе үз урынына әйләнеп кайтты. Реставрацияләү эшләре Кукмарада үткәрелде, моңа 43 миллион сум тотылды.