Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты олимпия чемпионнары, туризм, халыкка көндәлек хезмәт күрсәтү белгечләре әзерләү белән бергә этномәдәни хәзинәне дә барлады.
Бу хакта Татар- Информ мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр ителде.
Бүген югары уку йортында «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә» дип аталган регионара фестивальнең гала –концерты була. Әлеге фестиваль бәйге рәвешендә үткәрелмәсә дә он-лайн рәвештә сайлап алу этабы булган.
Этномәдәни, шул исәптән халыкның халык авыз иҗатын чагылдырган фестиваль быел беренче генә уздырыла, киләчәктә дә ел саен оештырабыз дип белдерде Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһанов.