Россия Президенты Федераль Җыенга юлламасында балалы гаиләләргә, йөкле хатын-кызларга ярдәм итү чаралары турындагы закон әзерләргә кушкан иде. Ул шушы законны имзалады.
Документ нигезендә, 1 июльдән 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнә торган тулы булмаган гаиләләр төбәктә балалар өчен яшәү минимумының яртысы күләмендә айлык түләү ала. Шулай ук 12 атнага кадәр йөклелек буенча медицина оешмаларына исәпкә баскан хатын-кызларга ай саен яшәү минимумының 50 проценты күләмендә пособие бирелә башлый. Ә 1 сентябрьдән 8 яшькә кадәрге балаларны карау буенча больничный, ата-аналарның стажына карамастан, уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә түләнә.