Татарстанда Иделне савыктыруга «Экология» илкүләм проекты буенча 1 миллиард 400 миллион сум акча бирелгән.
Төп акча канализациянең биологик чистарту корылмаларын масштаблы реконструкцияләүгә яки төзүгә тотыла. Казанда, Питрәч районының Кощак авылында биологик чистарту корылмаларын масштаблы реконструкцияләү дәвам итә. «Уникаль су объектларын саклау» төбәк проектын тормышка ашыру өч су объектын тернәкләндерүне күздә тота. Лаеш районының Никольское авылында Мишә елгасының уң кушылдыгын, Мамадышта Нократ елгасын, Лаеш районының Державино авылында буаны чистарту каралган.
«Экология» илкүләм проекты Россиядә 2019 елдан башлап, ил Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.