«Түбән Кама нефть химиясе» заводында тантаналы рәвештә бишенче буын каучук производствосын ачтылар. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Биредә елына 60 мең тонна синтетик каучук җитештерү күздә тотыла. Бу заманча предприятие, аңа автомобиль шиннарын җитештерүчеләр өчен ихтыяҗ бар. Проектка 11 миллиард сумнан артык инвестиция җәлеп ителгән.