3 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче декрет ялындагы аналар, 50 яшьтән өлкәнрәкләр, мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган эшсез хатын-кызларга бушлай белем алу мөмкинлеге бирелә. «Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» программасы буенча 17 кеше график дизайн юнәлеше буенча укуларын башлап җибәрде.
Элек инженер булып эшләгән Венера Әбелхәерова күптән иҗади эш турында хыялланган. Декрет ялында вакытта график дизайн төркеме туплануын белгәч, гариза җибәрергә тәвәккәләгән.
Мин инде 6 ел декретта, балаларның яше арасында аерма зур түгел. Бу хакта беренче баламны тудыргач та белгән булсам, күптән укыр идем. 3 ел элек башка белгечлеккә документлар тапшырдым, тик пандемия сәбәпле, төркем җыя алмадылар.
Анастасия Алексеева фотограф булырга өметләнә. Дистанцион уку иҗади эшне башлап җибәрү өчен менә дигән мөмкинлек.
Интернеттан белдем, дуслар да киңәш иттеләр. Фотошоп буенча түләүле курслар узарга теләгән идем. Бу форумны тапкач, гариза бирдем. Мине укырга чакырдылар.
17 кеше «Эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» программасы ярдәмендә бушлай белем ала. 3 ай буена график дизайн нигезләрен өйрәнәләр. Аларга Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы укытучылары ярдәм итә.
«Граждан өчен уку бушлай, ул федераль бюджеттан финанслана, республикада федераль дәрәҗәдә сайланган 3 оператор белем бирә. Беренчедән, бу Ворлдскилз. Аларның Татарстанда компетенция үзәге вәкиллеге бар. Томск университетының Казандагы белем бирү вәкиллеге дә эшли.
Программа «Демография» илкүләм проекты нигезендә тормышка ашырыла, 14 мең кешегә яңа эш урыны булыр дип өметләнәләр. 60 төрле программадан сайларга мөмкин. Өстәмә мәгълүматны «Работа в Россия» сайтында табарга була.
Елизавета Жукова, Татарстан яңалыклары.