Булдыклы кешеләрне табып, ярдәм итәргә кирәк — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Авыл

Булдыклы кешеләрне табып, ярдәм итәргә кирәк

27.05.2021
Булдыклы кешеләрне табып, ярдәм итәргә кирәк

Нурлатта авыл җирлекләрендә активлыкны арттыру, хуҗалык итүнең кече формаларына булышу мәсьәләләренә багышланган йомгаклау киңәшмәсе узды. Республика районнары, авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар һәм Чулман аръягы территорияләрендәге шәхси ярдәмче хуҗалыклар вәкилләре фермерлыкны үстерү тәҗрибәсе белән танышты, ә пленар утырышта шундый зона очрашуларына йомгак ясалды. Тулырак киләсе репортажда.

«Нурлат сөте» хуҗалыгында үгезләр симертәләр. ашлык үстерәләр, маллардан сөт савалар. Сөт цехында көн саен 15 тонна сөт эшкәртеп,12 төр продукция җитештерәләр. Әле яңарак кына ярымфабрикатлар һәм ит продуктлары җитештерү цехы ачылган. Анда тәүлегенә 5 тоннага кадәр ит эшкәртелә. Үзләре үк икмәк-күмәч тә сала, шушы көннәрдә биредә чиста су тутыру цехы да эшли башлый. Боларның барысы да «Нурлат ягы » гомуми бренды белән гамәлдә була.

Нурлат районы-республиканың Чулман аръягы районында зур агробизнес өлкәсендә генә түгел, ә кече авыл хуҗалыгы предприятиеләрен үстерү буенча да лидерларның берсе. Биредә тудырылган шартлардан нәтиҗәле файдаланып эшләргә күнеккәннәр. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга фермерлар, хуҗалыклар ,зур булмаган предприятиеләр продукциясе тәкъдим ителде.

Новости СМИ2

Авыл җирлекләрендә активлыкны көчәйтү мәсьәләләрен ахырдан пленар утырышта тикшерделәр. Фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары күтәргән күп кенә мәсьәләләр оператив рәвештә хәл ителгән. Әйтик, «Минем субсидияләр» системасы эшли башлаган. Ул бер атна дәвамында дотацияләр алу өчен кирәкле белешмәләрне үзе формалаштыра. Хәзер ярдәм төрләре аз түгел. Акча савым сыерларын асрауга, кече фермалар төзүгә бүлеп бирелә, азык үзәкләре төзелә. Эшлекле активлык — ашлык үстерү һәм терлекчелектә генә түгел. Татарстанда 2025 елга кадәр авыл территорияләрен комплекслы үстерү федераль программасын гамәлгә ашыруның беренче ел нәтиҗәләре уңышлы гына.

Фәрит Мөхәммәтшин җирлек башлыкларына урыннарда булдыклы кешеләр табып, аларга ярдәм итүнең барлык чараларын аңлатуны тагын бер кат сорады. Дәүләт Советы рәисе 4 зона очрашуына йомгак ясады.

Иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары һәм кооперативлар дипломнар, акчалата премияләр алды.
Нурлатка сәфәре барышында Фәрит Мөхәммәтшин «Киләчәк» балалар иҗаты үзәгендә дә булды. Бу-яшь буынга төрле өлкәләрдә үз сәләтләрен ачу, күрсәтү өчен уникаль мәйданчык. Судно модельләре остаханәсе, чүлмәк ясау эше, патриотик хәрәкәт, театр студияләре, хәтта үз мультстудияләре дә бар. Балалар парламент башлыгына Габдулла Тукай әсәрләре буенча куелган беренче мультфильмны күрсәтте.

Ә кайбер нурлатлылар өчен бу көн озакка истә калыр. Алар яңа фатир ачкычларын алды. Өч катлы йорт нефть тармагы хезмәткәрләре өчен социаль ипотека буенча төзелгән.
СХР Илья Казанбаев «Нурлатнефть» идарәсенең әйдәп баручы белгече
Фәрит Мөхәммәтшин яңа фатирга күченүчеләрне котлады, һәркайсына бәхетле гаилә тормышы теләде.
Дмитрий Второв, Эдуард Мөхәммәтҗанов, Татарстан яңалыклары, Нурлат районы.

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
«Яшь фермерларга ярдәм итү» программасы гамәлдә

«Яшь фермерларга ярдәм итү» программасы гамәлдә

Хәерле көн, Татарстан! (13.11.20)

Хәерле көн, Татарстан! (27.05.21)

Татарстанда кешеләрне елан чагу очраклары бар

Татарстанда кешеләрне елан чагу очраклары бар

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+