Путин торак йортларда тавыш рекламасын тыю турындагы законга кул куйды. Бу хакта ТАСС хокукый мәгълүмат порталына сылтама белән хәбәр итә. «Биналарның, корылмаларның тышкы стеналарында, түбәләрендә һәм башка конструктив элементларында тавыш — техник җайланмалардан файдаланып, тавыш рекламасын тарату рөхсәт ителми», — диелә документта.
Закон аңа кул куелганнан соң 90 көн узгач үз көченә керә.