2022 елгы кышкы махсус Олимпиадага волонтерларны сайлыйлар. Хәзер бөтен Россиядә волонтерларны укыталар, үсеш ягыннан үзенчәлекле атлетлар белән аралашырга өйрәтәләр. Волонтерларны сайлап алу компаниясе 1 июньдә башлана.
Сорау-җавап форматындагы әңгәмә, волонтерларның фикерләү сәләтен ачыклау. Бөтендөнья махсус Олимпиадасына яхшы әзерлекле волонтерлар командасын сайлап алалар. Әлегә бу эш тест режимында алып барыла.
Маргарита Чубатова Бөтендөнья махсус Олимпиада уеннарының потенциаль рекрутеры
Безнең чара үзенчәлекле һәм спортчылар да үзенчәлекле булачак. Психологик күзлектән чыгып караганда, волонтерның мондый спортчылар белән аралашырга әзер булуы бик мөһим, төп игътибар шуңа юнәлтелә.
1 июньнән Казанда Махсус Олимпиада уеннарына волонтерларны сайлап алу башлана. Аңа кадәр бер атна дәвамында аерым программа буенча укулар оештырылды.
Төп ярышларга бөтен Россиядән волонтерлар сайлап алына. Әлегә алар менеджерларның катгый таләпләре белән өйрәнүләр уза.
Ярышларның уңышлы узуы волонтерларга да бәйле. Үсешләрендә аерым үзенчәлекләр булган атлетлар белән уртак тел табудан күп нәрсә тора.
Мин әле укытучы да, минем дә булачак волонтерлар белән аралашу, аларны өйрәтү мөмкинлеге бар. Ә монда без барысын да җентекләп карыйбыз, мөнәсәбәтләрне камилләштерәбез.
Махсус Олимпиадага волонтерларны конкурс нигезендә сайлап алалар. Бер урынга ике кеше дәгъва кыла. Ике меңнән артык волонтер сайлап алына.
Айнур Вәлиәхмәтов, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.