Кремльдә Путин белән Байден Женевада очрашуын расладылар
Владимир Путин һәм Джо Байден очрашуы 15 июньдә Швейцариянең Женева шәһәрендә узачак. Бу хакта Кремль матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Дәүләт башлыклары Россия-Америка мөнәсәбәтләренең торышы һәм алга таба үсеше перспективалары, шулай ук Стратегик тотрыклылык проблемалары буенча фикер алышачак.
Өстәвенә, Путин һәм Байден Халыкара көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләр, шул исәптән коронавирус пандемиясенә каршы көрәш һәм төбәк конфликтларын җайга салу буенча фикер алышачак.