Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Галиҗәнап шагыйрь” циклыннан татар халык шагыйре Гамил Афзалның тууына 100 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Шагыйрь бәйрәмендә шигъри сүзне хәбәрчебез Мөршидә Җиһан тыңлап кайтты.
Сәхнә тулы Гамил Авзал. Алар бишесе–биш төрле.
һәр шигырьне күңел аша кичереп, җан авазы буларак сөйләүчеләрне артист дип түгел, ә төрле халәтен чагылдырган теп-тере шагыйрь итеп кабул итте тамашачы.
Замананың ыбыр-шыбырына
Карап торып күңел көенсә
Мин тормышның тупас чыгырына
Шигырь белән сугам үземчә, дип яза Гамил Авзал һәм бу аның һәм ул сәхнәдә дә ачык чагылды.
Кичәнең сценарий авторы — Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, режиссеры — Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин да Гамил Авзал иҗатын төгәл тоемлаган.
Гамил Авзалның һәр герое тормыштан алынган, аларны күргән кебек буласың, таныйсың.
Кичә барышында Гамил ага Авзалның юмор-сатирик кына түгел , лирик шагыйрь икәне дә расланды.
«Галиҗәнап шагыйрь” циклының киләсе кичәләре Саҗидә Сөләйманова һәм Илдар Юзеевка багышланачак.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.