Әйдә, ШаяРТ КВН командалары чираттагы уеннары белән чыгыш ясадылар. Әлеге чарадан хәбәрчебез Динә Нәҗметдинова репортажы.
Күпләр “Әйдә ШаяРТ”ның ярым-финалын көтеп алдылар, Габдулла Кариев театры сәхнәсендә янәдән юмор сөюче командылар җыелды, алдагы уенның нәтиҗәсе буенча ярым финалга: “Тукай”, “Понаехали”, “Керәшеннәр”, “Зәй әбисе”, “Мөслим кырмыскалары”, “Саба егетләре” командылары сайланып алынган иде.
Уен 3 өлештән торды. Беренчесе-визитка: һәрбер команда алдан эзерләнгән мәзәкләре белән чыгыш ясады, ә инде жюри әгъзәләре үзләренең файдалы киңәшләрен биреп, елмая торган яки моңсу смайл белән командаларны бәяләде.
Икенче өлеш-җыр бәйгесе булырак тәкъдим ителде. Кайгыйдәләр бик гади: командылар 4 җыр башкара һәм 4 смайл елмая торган булрыга тиеш. Өченче өлеш – йолдызлы чыгыш дип атала. Командыларның төп максаты – җырчы яки башка танылган кеше белән кызыклы чыгыш ясарга.
Биш сәгатьлек уен күзне ачып йомганчы үтте дә китте. Финалга барасы 4 команды чыкты: “Куагы”, “Понаехали”, “Керәшеннәр” һәм “Зәй әбисе” командылары. Киләсе уен тагын да кызу булачак, оештыручылар әлеге 4 командыга бик зур өметләр баглыйлар.
Динә Нәҗметдинова, Таһир Хәсәнов.Татарстан Яңалыклары.