Республика Хөкүмәте Йортында кече нефть компанияләренең эшенә йомгак ясадылар. Быелның беренче кварталында илдә 125 миллион тоннага якын нефть чыгарылган.
Татарстанда 8 миллион тоннадан күбрәк чимал чыгарылган, шуның 1 миллион 718 мең тоннасы кече компанияләр өлешенә туры килә. Шул ук вакытта кече компанияләрнең җитештерүчәнлеге 3,6 процентка кимегән. Татарстан Президенты шулай ук 1 нче кварталда сәнәгать җитештерүе нәтиҗәләрен дә бәяләде. Республикада төп икътисади күрсәткечләр кимегән. Кайбер кече нефть компанияләренең заманча алымнар куллануы отышлы булган.