Җәмәгать эшлеклесе, режиссер һәм Казан Татар Дәүләт яшь тамашачы театрына нигез салучы Фәрит Хәбибуллинның тууына 80 ел тула.
Шул уңайдан Габдулла Кариев театры хезмәткәрләре Фәрит Хәбибуллин каберен зираят кылды. Аның белән бәйле истәлекләрне яңартып, каберенә чәчәкләр салдылар.
Фәрит Хәбибуллин – гаҗәеп киңкырлы, татар театрына зур өлеш керткән шәхес. Ул 1985 елдан театр-студия төзү нияте белән янып йөри башлый. 1990 елларда Казанда татар мәктәпләре арткан саен, яшь тамашачылар да арта. Профессиональ театр кирәклеге мөһим мәсьәләгә әйләнә.1988 елның февралендә ТАССР Халык мәгарифе министрлыгы каршындагы татар театр-студиясенең сәнгать җитәкчесе була. Соңрак әлеге студия «Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры» исемен ала.
1997 елда Фәрит Хәбибуллин «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» исеменә лаек була.