Владимир Путин дәүләт башлыкларын һәм Африка илләре хөкүмәтләрен Африка көне белән котлады һәм Россия партнерлар белән дустанә мөнәсәбәтләрне бәяли, дип билгеләп үтте. Бу хакта Кремль матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Дәүләт башлыгы шулай ук Африка илләренең икътисади һәм социаль өлкәләрдә зур уңышларга ирешүләрен билгеләп үтте.
«Россиядә Африка партнерлары белән традицион дустанә мөнәсәбәтләр кыйммәтләнә, локаль конфликтларны җайга салуга, терроризмга, экстремизмга, эпидемия авыруларына төбәк һәм глобаль куркынычсызлыкның башка чакыруларына каршы торуга юнәлтелгән көчләрне һәрвакыт хуплыйлар», — диде Президент.