Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә прокуратураның яңа бинасын ачу тантанасында да булды.
Ел башыннан Яшел Үзән прокурорлары дүрт йөзгә якын хокук бозу очрагын ачыклаган. Ун җинаять эше кузгатылган. Иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләделәр.
Президент шулай ук яңа футбол манежын, яңартылган «Каенлык» паркын, реконструкциядән соң барлык заманча таләпләргә җавап бирә торган «Порт» яшьләр үзәген карады.