Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы Индус Таһировка -85 яшь . Казан университетының Император залында галимнең юбилеена багышланган тантаналы чара узды. Туган көн бәйрәменнән Мөршидә Җиһан репортажы.
Император залында ачылганнан бирле моның кадәр алкышлар яңгыраганы булдымы икән. Ул алкышларга Индус абыйга карата хөрмәт тә, мөхтәрәм яшькә җитүенә соклану да аның белән горурлану хисе дә кушылган.
Татарстан дәүләтчелеген, татар дәүләтчелеген яклап вакытлы матбугатта, радио-телевидениедә чыгыш ясап торучы галимнәр арасында Индус Риза улы әйдәп баручы.
Котларга килүчеләр Индус Таһировның тарихчы, сәясәтче һәм остаз буларак эшчәнлегенә бәя бирде. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның беренче һәм бүгенге президентлары амәнәтен һәм бер кочак депутатлар сәламен тапшырды.
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә , татар милләтенең, татар халкының йөзе дип нәкъ менә Индус Таһиров кебек галимнәр турында әйтелә.
Әле озын-озак еллар киңәшчебез булсагыз иде дип теләүчеләр арасында Искәндәр Гыйләҗев, Рамил Хәйретдинов, Рафаэль Вәлиев, Радик Салихов кебек галимнәр дә бар иде.
Индус Таһиров Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә нигез салучыларның берсе.»Сез-безнең академиябез горурлыгы дип рәхмәтен белдерде галим Наил Вәлиев. Гомер бәйрәме уңаеннан галимне Казан университеты проректоры Данис Нургалиев, Казан Мэры Илсур Метшин исеменнән Лилия Бакулина котлады. Индус таһиров -Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче рәисе дә булды. Бүгенге җитәкчесе Данис Шакиров, сез салган традицияләренә нигезләнеп эшилибез дип искәртте котлавында. Тантаналы чарада Татарстанның күренекле сәнгать әһелләре дә катнашты.
Индус Таһиров үзе дә җырларга ярата. Җае чыктымы «Зәңгәр күз»не сузып җибәрә ди якыннары. Моң аңа әтисе Ризадан күчкән. Дөрес туган көнендә ул үзе түгел, ә котларга килүчеләр җырлады.
Татарстанның халык артисты
Татар халкына кирәкле галим булып җитлегү өчен Лениногорский районының Шөгер авылында туган гади генә бер авыл малаена бик күп ябык ишекләрне ачарга туры килә, ә теләсә нинди йозакның ачкычы белем икәнен аңа укытучы әнисе балачактан ук төшендәрә.
Индус ага бүген дә, халыкара танылган законнарга таянып, туган телебезнең статусын, дәүләтчелегебезнең хокукый нигезләрен яклап көрәшүчеләрнең алгы сафында. Аның яшәү шигаре дә — тормыш ул – көрәш.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов . Татарстан яңалыклары