Россия Президенты Владимир Путин һәм белорус лидеры Александр Лукашенко киләсе атнада Сочида очрашачак. Бу хакта «Россия 1»телеканалы хәбәр итә.
Телеканал мәгълүматларына караганда, очрашуда Россия лидеры Белоруссия коллегасы белән икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышачак.
Элегрәк кайбер гаммәви мәгълүмат чараларында Белоруссия Президентының бу ел эчендә өченче тапкыр Россиягә килүе турында мәгълүмат пәйда булган иде. Әмма очрашуның төгәл датасы аталмады.