Республикада сабан культуралары чәчү тәмамланып килә. Алабуга районы игенчеләре кыр эшләрен уңышлы башкарып чыкты.
Районда барлыгы 23 мең 930 гектарда бөртек чәчелде. “Светлая долина”, Бехтерев, Әхмәтҗанов исемендәге, “Колос”, “Яңа Юраш”, Алабуга икмәк кабул итү предприятиесе хуҗалыклары эшне кызу тотты.
Районда иң зур саналган «Яңа Юраш» агрофирмасы чәчүне беренчеләрдән булып тәмамлады.
Агрофирма җитәкчесе Хәлил Сабирҗанов басуларда чәчүлекләрнең торышын көн дә карап уза. 30 еллык стажлы җитәкче быелгы кебек эссе май аен хәтерләми. Мондый корыда яңгырлар бик кирәк. Югыйсә, игенчеләрнең тырышлыгы юкка чыгарга мөмкин.
Быел чәчүгә иртәрәк тотындык, җирләр тиз өлгерде. Барлык агротехник таләпләрне дә җиренә җиткереп үтәдек. Ягулыкка кытлык булмады, минераль аашламаларны да җитәрлек күләмдә сатып алдык. Хәзер тукландырасы бар. Яңгырлар явуын түземсезлек белән көтәбез, уңышның нигезе шунда.
Туфракта дым саклауда уңышлы эшләүчеләр ота. Җирдә дым саклансын өчен, басуларны тырмалыйлар.
Без барысын да тиз чәчтек, хәзер басуга ашлама кертәбез. Менә бу бодай басуы. Чәчү компаниясе яхшы узды, көннәрнең артык кызу торуы гына борчый. Яңгыр көтәбез.
Алабуга районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре лизингка яңа техника да сатып алганнар. Уракка әзерлекне дә хәзер үк башлаганнар.
Гөлназ Гайни, Татарстан яңалыклары, Алабуга районы.